Выступление Президента Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева на торжественном вечере, посвященном 100-летию татарского театра

27 марта 2007 г., вторник
Хөрмәтле ватандашлар! Театр сәнгатен сөючеләр!

Мөхтәрәм милләттәшләр, сәнгатькәрләр, кунаклар!

Уважаемые любители театрального искусства!

Дорогие гости!


Сегодня, в Международный день театра, который празднуют все театралы мира, мы с вами являемся участниками прекрасного события - 100-летия становления нашего театрального искусства и самого театра имени Галиасгара Камала.

Я хочу огласить приветствие Президента Российской Федерации участникам и гостям праздничного вечера, посвященного 100-летию татарского национального театра.

"Дорогие друзья! Рад приветствовать участников и гостей праздничного вечера со знаменательной датой - 100-летием татарского национального театра.

Символично, что центром юбилейных торжеств стал прославленный Татарский государственный академический театр имени Г.Камала - театр, который гармонично сочетает традиции и новации, пользуется большой любовью не только российской, но и зарубежной публики.

Прошедшие десятилетия стали для Татарстана периодом становления бурного развития национального драматического искусства, рождения авторитетных школ, актерского, режиссерского мастерства. Татарский театр подарил миру немало талантов - людей, бесконечно преданных своему делу, настоящих энтузиастов и подвижников. Важно, что начиная с первых профессиональных трупп, он всегда служил идеалам просвещения, взаимному обогащению и диалогу культур.

От души желаю вам вдохновения и радости творчества, новых успехов и всего самого доброго.

Президент Российской Федерации В.В.Путин".

Я присоединяюсь к этим прекрасным пожеланиям.

Мин безнең барыбызны да халкыбызның мәдәни тормышындагы олы тарихи вакыйга - татар театр сәнгатенең 100 еллык юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу - барлык татар театрларының гына түгел, бөтен халык бәйрәме дип саныйм. Чөнки театр ул - татарның милли үзаңы да, тарихы да, язмышы да.

Татар милли театр сәнгате тууына узган гасыр башындагы рухи күтәрелеш тәэсир иткән, аны милли сәнгать идеясенә бирелгән талантлар - Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтовлар ихтыяры барлыкка китергән. Театрны аякка бастыруга зур көч куйган, ил тарихындагы авыр елларда хәтта үз тормышларын да корбан иткән талант ияләрен сез беләсез - татар театры үткән юл данлы гына түгел, фаҗигале дә. Театрыбызның актерлык һәм режиссерлык мәктәпләрен тудыруда тирән белемле, зыялы, талантлы шәхесләр фидакарь хезмәт куйган. Барыннан да элек мин иң беренче труппага нигез салган Ильяс Кудашев-Ашказарский, үзе исән чагында ук "театрның атасы" дигән мәртәбәле исем йөрткән Габдулла Кариев, сәхнәгә аяк баскан иң беренче татар хатын-кызы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәрен әйтер идем. "Сәйяр" труппасы исә бөтен илне гизеп милләттәшләребезгә мәгърифәт һәм мәдәният нурлары тараткан. Шушы йөз ел дәвамында театрыбыз үсешенә үз өлешен керткән күренекле актерларыбыз, режиссерларыбыз, драматургларыбыз, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз искиткеч күп. Алар турында матур итеп сөйләдегез дә, аларны матур итеп күрсәттегез дә бүген. Чыннан да, безнең әйтеп бетермәслек кыйммәткә ия байлыгыбыз ул: халыкны - халык, милләтне милләт итә торган театрларыбыз.

Бүгенге чыгышыма әзерләнгәндә шундый бер фикергә килдем. Миннән драматург чыкмады, хәер, эшчәнлегемдә драматургия җитәрлек анысы, ләкин ролем - башка. Әгәр мин драматург булсам, безнең Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрын милли театрларыбызның "ана корты" дип атар идем дә аның турында "Ана корт" дигән пьеса да язар идем. Галиәсгар Камал театры артистлары белән беррәттән сәхнәгә башка театрларыбыз әһелләре дә чыгып баскач бу фикерем тагын да көчәйде. Гомер-гомергә Татарстан һәм Рәсәй җирлегендә эшләп килүче театрларыбыз бүген бездә кунакта. Килгәнегез өчен, булганыгыз өчен, тырыш хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Камал театры, чыннан да, барыбызны бергә - бер ояга, бер умартага туплый, берләштерә, кайгырта, барыбызга да юнәлеш бирә. Ул һәр чорда башка театрлар өчен "менә шулайрак уйнарга кирәк, театрыбызны менә шулай саклап калырга кирәк" дигән иҗади өлге булып торды һәм тора. Тамашачыларга да үрнәк булып, безне сиздермичә генә яхшыга үзгәртә ул: дөньяны менә шулай күрергә кирәк, менә шулай яшәргә кирәк, кадерле милләттәшләр, ди. Дөресен генә әйткәндә, бу инде үзен актер тормышына, театр сәнгатенә багышлаган коллективларга, шәхесләргә генә түгел, фикерләү сәләтенә ия һәммә кешегә аңлашылырлык гамәл. Менә шушындый уңган "ана корт" булып, барыбызны берләштереп яшәткәнегез өчен чын күңелебездән, бөтен халкыбыз исеменнән сезгә бик зур рәхмәт! Безнең бурычыбыз исә - сезгә һәръяклап ярдәм итү. Әле менә ничек матурладык театр бинасын, килеп кергәч тә күңелләр күтәрелеп китә. Дөньяның иң яхшы театрларында була торган җиһазлар кайтарттык. Башка театрларның да биналарын, матди хәлләрен кайгыртып киләбез, әкренләп барысы да җайга салыныр дип уйлыйм. Чөнки театр сәнгате - безнең күз уңында.

Камал театры биш СССР халык артисты биргән театр да әле ул. Алар арасыннан бүгенге көндә безнең белән бергә яши һәм иҗат итә торган бердәнбер артистыбыз - Шәүкәт ага Биктимеров. Ул сәхнәгә килеп чыгу белән, күрдегез, барыбыз да бергә торып бастык та алкышларга тотындык. Артистлар өчен аның белән бер сәхнәдә, бергә уйнаудан, ә безнең өчен - аның уйнавын карап ләззәтләнүдән дә зуррак бәхет юктыр дип саныйм. Шул ук вакытта карагыз: урта буын артистлары ничек балкый! Ә яңа буын ничек сокландыра! Дөресен генә әйткәндә, болар без - татарны да ышандыргач, калганнарны гаҗәпләндерә дә гаҗәпләндерә инде! Гомумән, йөз ел дәверендә уйнаган һәм уйнаучы төрле буын артистларын күздән кичереп чыгу гына да күңелдә соклану һәм горурлану хисләре уята. Рәхмәт үзегезгә! Мин һәрберегез турында иркенләп сөйләр идем. Һәммәгез зур игътибарга һәм ихтирамга лаек. Кемне дә булса аерып әйтү искиткеч кыен. Шуңа күрә мин болай дип әйтергә уйладым: гафу итегез, бөтенегезне дә атап булмый, әмма мин сез ишетергә теләгән, барыбыз да сагынып яши торган шәхесләрне - безнең арадан киткән кадерле кешеләребезне әйтеп китәм. Шулай дөрес булыр кебек тоела миңа. Салих Сәйдәш, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Мирсәй Әмир, Җәүдәт Фәйзи, Мохтар Мутин, Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камалова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков, Фуат Халитов, Рәшидә Җиһаншина, Әнәс Тумашев, Празат Исәнбәт, Ширияздан Сарымсаков, Хәким Сәлимҗанов, Рифкать Бикчәнтәев, Аяз Гыйләҗев, Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов... Театрыбызда алар рухы яши. Шуңа күрә һәр буын үзенә лаек яңа буынны тәрбияләп үстереп телебез, милли сәнгатебез, гореф-гадәтләребез сагында тора. Сезнең игелекле иҗатыгыз яшәү көче бирә, үзенә тарта. Менә шундый көч-кодрәткә ия сез. Без сезне чынлап яратабыз. Күпмилләтле республика халкы исеменнән мин сезнең барыгызга да олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Йөз ел элек беренче татар артистлары һәр спектакльне Габдулла Тукайның "Театр" шигырен укып башлый торган булганнар. Бүген дә бер яңгырасын әле ул, Тукайдан да остарак әйтеп булмас:

Халыкка дәрсе, гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Барыгызга да зур рәхмәт! Бәйрәм белән!
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International