Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында мөрәҗәгать итте.
Бу чара Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы әгъзалары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, банклар, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш туры теле-радиотрансляцияләнде. Интернет челтәреннән файдаланучылар өчен ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм Татарстан Хөкүмәте порталында трансляция оештырылган иде.