Бүген Казанда Татарстан Республикасы белән “ЛУКОЙЛ” ГАҖ арасында 2017 елга хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров кул куйды.
Имзалар куйганнан соң ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ваһит Алиәкбәров һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, республикада “ЛУКОЙЛ” компаниясендәге барлык процессларны да күзәтеп баралар, дип билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы белән “ЛУКОЙЛ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү 10 ел элек имзаланган булган. Ул яңа документ текстын әзерләү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.
“ЛУКОЙЛ” компаниясе – безнең стратегик партнёрыбыз, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Компания шулай ук “Татнефть” ГАҖ өчен дә стартегик партнёр. Бүген алар башкарган уртак эшләр яхшы нәтиҗәләргә китерә”.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләгәнчә, дүрт ел эчендә ике арада товар әйләнеше биш тапкыр арткан.
“Бүген “ЛУКОЙЛ” – республика предприятиеләре продукциясен кулланучыларның иң зурларының берсе, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Дүрт ел эчендә “ЛУКОЙЛ” партнёрларыбызга республика продукциясен китереп тору биш тапкыр арткан. 2017 елда ул сан 33 млрд. сумга җитәр дип көтәбез”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ваһит Алиәкбәровка һәм “ЛУКОЙЛ” компаниясенә республикада гамәлгә ашырылучы социаль һәм мәдәни проектларда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров билгеләгәнчә, Татарстан белән мөнәсәбәтләр озак срокларга нигезләнә.
Моннан тыш, “ЛУКОЙЛ” компаниясенең “Татнефть” ГАҖ белән хезмәттәшлеге дә үсә. Ваһит Алиәкбәров сүзләренчә, мондый хезмәттәшлек Россия нефть компанияләренең үсеше югары дәрәҗәдә булуны күрсәтә.
“ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты шулай ук машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлекне дә билгеләп үтте.
“Без – Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән җайланмаларны һәм материалларны ышанычлы кулланучылар”, – диде ул.
Моннан тыш, Ваһит Алиәкбәров билгеләп үткәнчә, “компаниянең Татарстан Республикасында актив эшләргә һәм инвестицияләр кертергә теләге бар”.
Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Ваһит Алиәкбәров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.