Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда 2017 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе стендлары белән таныштылар.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов доклад ясады.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көнгә төп бурыч - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру, димәк, язгы чәчү эшләрен вакытында финансларга кирәк. "Бөтен банклар белән булган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына банклар белән берлектә белем бирү семинарлары һәм консультацияләр үзәкләре оештырырга кирәк, районнарда кайда мөрәҗәгать итәргә һәм кайда бөтен сорауларга җавап табарга икәнен белергә тиешләр", - диде ТР Президенты.
Аның сүзләренчә, АСК өлкәсендә төп бурычларның берсе - нәтиҗәлек. "Без рентабельлекне үсетерүгә эшләргә тиеш. Киңәйтелгән производство булсын өчен, рентабельлек 10 процент түгел, ә 15-20 процент булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатында эшләргә кирәк, бу югары квалификацияле белгечләр булуын таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләгәнчә, Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча игътибар итә. 2020 елга сөт җитештерүне 2 млн. тоннага, итне - 600 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Бу күрсәткечләргә ирешер өчен заманча терлекчелек комплекслары төзү һәм югары продукция бирә торган терлек өлешен арттыру кирәк.
Шул ук вакытта, ТР Президенты сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча18 районда мөгезле эре терлек саны кимегән: Мөслим, Арча, Түбән Кама һәм башкалар. Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Арча районнарында савым күләме кимегән. "Әлеге мәсьәләләрне тикшереп тормасагыз, авыл хуҗалыгы оешмалары белән тыгыз эшләмәсәгез, нәтиҗә булмый", - дип кисәтте артта калучы районнарны Рөстәм Миңнеханов.
Ул тагын берничә күрсәткечкә игътибар итте. Республикада 10 ел элек 100 хуҗалыкка 54 сыер туры килгән, ә бүген әлеге күрсәткеч 2,5 тапкыр кимрәк - бары 21. "Кече хуҗалык формалары буенча зур эш алып барыла, зональ киңәшмәләр уздырыла, без ярдәм итү чараларын табабыз. Иң әһәмиятлесе - урыннарда эшләү - дип ассызыклады ТР Президенты. - Алабуга районын билгеләп үтмәкче идем, анда 100 хуҗалыкка 5 сыер гына туры килә. Сезгә халык белән эшләргә нәрсә комачаулый? Бу аларның кереме, балаларны тәрбияләү, аларны хезмәткә өйрәтү".
Сөтне сатып алу бәяләре кимүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатларын зур күләмдә коры сөт кертелүгә, ә бу үз чиратында натураль чимал бәясенә тискәре йогынты ясавына игътибар итәргә өндәде. Бу бит халык сәламәтлеген саклауга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен дә алга этәрүгә дә кагыла. ТР Президенты әлеге мәсьәләне дәүләт җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә бирде.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкәртү предприятиеләре мөмкинлекләрен арттыру турында да искәртте. Татарстан сөтенең кибетләрдә өлеше 60 % тирәсе, ә югары маржиналь сегментта (йогуртлар, татлы ризык) - бары 10 %. Заводлар бары тик ярты көчкә эшли: "Мин конкурентлыкка каршы түгел. Продукция яхшы булса, ул безнең кибетләрдә булырга тиеш. Әмма безнең заводлар тулы көчкә эшләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук ветеринар иминлеккә дә игътибар итте. Былтыр Лаеш районындагы кошчылык комплексында кош гриппы булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә терлек авырулары буенча вәзгыятьне тикшереп торырга кушты.
Утырышны йомгаклап, ТР Президенты үсемлекчелек продукциясен тирәнтен эшкәртү күләмен арттыруга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яшь белгечләрне җәлеп итүгә, кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә һәм республика шәһәрләрендә алга таба да ярминкәләр оештыруга игътибар итте.