Казан Кремле, Болгар һәм Зөя утравы Парижда тәкъдим ителде

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Парижда уздырылган күргәзмәдә ЮНЕСКО исемлегенә кертергә Россиянең биш тарихи корылмасы тәкъдим ителде. Алар арасыннан борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге чит ил вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.

29 ноябрьдә Парижның Россия мәдәнияте үзәгендә оештырылган күргәзмә Франциядә узучы Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның 17 нче Генераль ассамблеясе кысаларында үтте. Әлеге халыкара совет җитәкчелеге бу чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Болгар һәм Зөя, шулай ук Казан Кремле белән таныштырырга тәкъдим ясады, дип хәбәр итә Республика Президенты матбугат хезмәте. Белгәнебезчә, нәкъ шушы оешма ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге эксперты булып тора. Шуңа күрә Татарстанның күргәзмәдә катнашуы аеруча әһәмиятле вакыйга.

Парижга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча мәдәният министры Айрат Сибагатулллин җитәкчелегендәге делегация барды.

Күргәзмәне Россиянең ЮНЕСКОдагы вәкиле Элеонора Митрофанова ачты. Ул биш үзенчәлекле тарихи корылманы дөнья мирасы исемлегенә тәкъдим итү илебез өчен зур вакыйга булуын ассызыклады. Соңыннан Татарстан экспозициясе белән танышкач: "Болгарны һәм Зөяне ЮНЕСКОга кертү буенча эш башлануы күңелле хәбәр. Әмма бу җиңел юл түгел. Шулай да, миңа калса, Татарстан моның өчен тиз адымнар ясый", - дип билгеләп узды.

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе каршындагы бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий Болгар һәм Зөяне торгызуда Татарстанның беренче пПезиденты Минтимер Шәймиевнең роле зур булуы турында әйтте.

Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Казан кремле, Болгар һәм Зөя турында җентекләбрәк таныштырды. Аның чыгышы вакытында архитектор корылмалар турында видеоязма күрсәтелде.

Күргәзмәдә «Татинвестгражданпроект» архитекторлары әзерләгән экспозиция аеруча кызыксыну тудырды. Тататрстан җыр һәм бию дәүләт ансамбле артистларының чыгышларын исә алкышларга күмделәр. Чит ил вәкилләре милли ризыгыбыз чәк-чәкне дә бик теләп авыз итте.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстанны күргәзмәдә тәкъдим итүгә йомгак ясап, "Мондый төр чараларда катнашып, без бөтендөнья җәмәгатьчелегенә үзебезнең тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне күрсәтү тәҗрибәсен туплыйбыз", - диде.

Соңыннан Таиландның ЮНЕСКОдагы вәкиле Орашарт Суебситх Болгарга килү теләген белдерде һәм үзенең фикерләре белән уртаклашты: "Алга барырга һәм халыклар арасында мөнәсәбәтләр корырга этәргән бик кызыклы тарихи шәһәрләрне торгызу белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт. Бу эш бик төгәл идарә итүне сорый. Димәк, сезнең җитәкчеләр бу мәсьәләрне яхшы белә. Күргәзмәне карагач, Татарстанга барып, археологик эшләр барышын күрәсем килде. Барырмын дип өметләнәм".

Күргәзмәдә Россиянең тагын өч тарихи корылмасы: Әстерхан, Углич, Псков Кремльләре турында да сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International