Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Казанның Вахитов районының Катанов тыкырыгы, 1 адресы буенча урнашкан 6 нчы кадетлар мәктәп-интернатына – 59 нчы сайлау участогына алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга килеп, тавыш бирделәр.
Иң элек Минтимер Шәймиев һәм Сәкинә ханым беренче катта “3 нче санлы Казан икмәк пешерү заводы” ААҖ продукция күргәзмәсе белән танышты. Дәүләт киңәшчесе оешманың бай ассортиментына игътибар итте, бирегә килүче сайлаучыларга төрледән-төрле кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Сәкинә ханым икмәк пешерү заводы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп: “Мин һәрвакыт сезнең завод эшләнмәләренә өстенлек бирәм”, - диде.
Республиканың беренче Президенты хәләл җефете белән икенче катта урнага сайлау бюллетеньнәрен төшергәч, Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмә корды.
“Без һәр сайлауга парлап йөрибез, фикеребез һәрвакыт уртак”, - дип башлады ул сүзен. Минтимер Шәймиев яшьләрнең сайлауларда катнашу активлыгын ассызыклап: “Катлаулы елларда яшьләрнең мондый активлыгы күзәтелми иде, алар сәясәткә битарафрак иде, хәзер уңай якка үзгәреш сизелә”, дип белдерде ул. Аның фикеренчә, теләсә-нинди сайлаулар яхшыга өмет уята. Дәүләт киңәшчесе билгеләп узганча, ил һәм республика җитәкчелеге сайлау алдыннан халык белән күпсанлы очрашулар уздырды. “Әлеге очрашулар җитди җаваплылык сорый. Мондый дәрәҗәдәге очрашулар күп оештырыла икән, халык хыяллары тормышка ашуына өметләнергә хаклы. Дөрес, барлык гамәлләрнең башкарылмавы да ихтимал, әмма халык күтәргән мәсьәләләр, мөрәҗәгатьләре игътибар үзәгенә алынырга тиеш”, - дип саный Минтимер Шәймиев. “Минем фикеремчә социаль-икътисади планда илдә, аеруча республикада уңай үзгәрешләр сизелә. Сайлаулар үткәч, ил Президентына сайлау узгач, без сәясәттәге үзгәрешләр атмосферасын ачык тоярга тиешбез. Бу беренче чиратта коррупциягә каршы көрәш һәм башка өлкәләрдә чагылыш табарга тиеш”, - ди ул. Дәүләт киңәшчесе сайлаулар алдыннан ил җитәкчелеге тарафыннан федераль үзәк һәм субъектлар арасында вәкаләтләр бүлешү мәсьләсенең тагын бер кат күтәрелгәнен искәртеп узды. Аның әйтүенчә, бу гамәлгә ашса, җирле үзидарә органнарының да сайлаучылар ихтыяҗларына җавап бирер өчен хокуклары артыр иде. “Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган партия ил язмышын үз кулына алырга тиеш булачак. Сайлаулар уңышлы узачагына ышанам”, - дип җөпләде Минтимер Шәймиев.
59 нчы сайлау участогында 2011 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 10 сәгать 30 минутка 165 кеше үз тавышын биргән, 98 кеше сайлауга беренче тапкыр килә. Бу мәгълүматларны сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шәрипова җиткерде.