Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта “Яңарыш” фонды объектларында планлы эшләр бара, дип билгеләде. “Иң зур объектларның берсе – “Кол Гали” кунакханә комплексы. Хәзер кунакханәнең эчке дизайны белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү вакыты җитте”, - диде ул.
Бу мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков җиткерде.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Ол Сизонс отель менеджмент” АҖ директорлар советы рәисе Марсель Имамов, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов катнашты.