Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев СССР һәм Россия космонавтлары делегациясе белән очрашты
2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанга Россия космонавтикасы көне кысаларында СССР һәм РФ космонавтлары делегациясе килде. Алар көннең беренче яртысында Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенский Соборында булды, аннары дәрәҗәле кунаклар ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.
Казан Кремлендә космонавтлар делегациясен ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова каршы алды. Ул кунакларга Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Борынгы Болгар шәһәрен торгызу проектын тәкъдим итте.
“Татарстанда бер җирдә мөселман һәм православие тарихи һәйкәлләре урнашкан. Бу Татарстанның яшәү рәвеше, шулай ук республикада толерант мөнәсәбәтләрне характерлый. Борынгы һәйкәлләрне торгызып, хәзерге буынны рухи яңартуга барабыз”, - дип билгеләп үтте Т.Ларионова.
“Конференция залында делегация Минтимер Шәймиев белән очрашты. Анда очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы герое Георгий Гречко белән хәләл җефете, Космонавтики федерациясе баш табибы Людмила Гречко, С.Королевның кызы Наталия Королева катнашты.
Шулай ук делегация составында очучы-космонавтлар, Советлар Союзы һәм Россия геройлары Василий Циблиев, Михаил Корниенко, Анатолий Арцебарский, Александр Баландин да бар. Моннан тыш очрашуга Юрий Гагаринны җиргә төшүен төшергән бердәнбер оператор һәм С.Королевның шәхси кинооператоры Мәхмүт Рафиков һ.б. да чакырылган иде.
Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакларга Татарстан Президенты, шәхсән үзеннән һәм барлык татарстанлылар исеменнән Казанга килергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт белдерде.
Россия галимнәренең, алар исәбендә Казанда яшәгән һәм эшләгән Сергей Королев, шулай ук күптән түгел вафат булган Борис Черток гомерләрен космик аппаратлар һәм ракеталар белән идарә итү системасын эшләүгә багышлап, зур батырлык эшләүләрен билгеләп үтте М.Шәймиев.
Ул Сергей Королевның кызы Наталия Королевага аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Сугыш елларында Казанда Россиянең төрле почмакларыннан күп санлы танылган галимнәр эшләде дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе.
“Сез илгә хезмәт итәргә кирәклеген исбатлаучылар. Яшь буынга үрнәк алырлык кешеләр бар”, - дип тәмамлады сүзен ТР Дәүләт киңәшчесе һәм кунакларны җәй Болгар һәм Зөягә экскурсиягә чакырды.
Очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы герое Георгий Гречко Минтимер Шәймиевкә Казанга чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм 80 яшь булуга кармастан, хәзерге көнгә кадәр җир Идел ярыннанмы әллә космостан матурракмы дип уйланам дип белдерде. Танылган космонавт Татарстан космосны үзләштерүдә актив катнашты дип белдерде.
Г.Гречко очрашу истәлеге итеп М.Шәймиевка “Первый навсегда” китабын бүләк итте һәм беренче космонавт турындагы китапны Татарстанның беренче Президентына бүләк итәм дип билгеләп үтте.
Сергей Королевның кызы Наталия Королева Татарстанның үсеше, Казанның һәм республиканың уңышлары турындагы хәбәрләрне кызыксынып тыңлыйм дип белдерде. Ул М.Шәймиевка үзенең “С.П.Королев. Отец” өч томлыгын бүләк итте. “Сез Татарстан өчен генә түгел, ә ил өчен күп эш башкарыгыз”, - диде Наталия Королева ТР Дәүләт киңәшчесенә мөрәҗәгать итеп.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз