Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Актаныш районында Шәрип Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде
2011 елның 16 декабре, җомга
Бүген Татарстан Актаныш районы Пучы авылы Мәдәният йортында Татарстанның беренче Президентының әтисе – Шәрип Шәймөхәммәт Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде. “Сагыну” (“Помним”) китабы талантлы җитәкче һәм үз вакытында танылган шәхеснең туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары, шулай ук авылдашлары һәм хезмәттәшләренең хатирәләреннән тора. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Шәрип Шаймиев яшь килеш колхоз рәисе итеп сайланган һәм 25 ел буе бу вазыйфаны башкарган. Ул таләпчән җитәкче буларак, эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән. Китап Шәрип Шәймиевнең тууына 110 ел тулуга багышланган.
Әнәк һәм Пучы авылларында яшәүчеләр Шәрип Шәймиевнең яхшы эшләре турында хәтерли, аларның күбесе легенда буларак буыннан буынга тапшырылган. Бүген сәхнәдә Шәрип Шәймиевнең яраткан җырлары яңгырады, данлы якташның тормышыннан кызыклы мизгелләр уйналды, иске фоторәсемнәре “җанланды”.
Китапны төзүче һәм мөхәррир – танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова китап озак әзерләнде, күп санлы әңгәмәләр үткәрелде дип белдерде. Ул Шәрип Шәймиевнең туганнарына һәм якташларына китап чыгаруда ярдәмнәре һәм теләктәшлекләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу Шәрип Шәймөхәммәт улына булган чиксез хөрмәтнең халык йөрәгендә мәңгегә саклануын дәлилли. Китапта архивтагы фоторәсемнәрдән тыш, Казанның танылган фоторәссамнары Евгений Канаев белән Солтан Исхаков эшләре дә файдаланылган.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында, бүген әтисе турындагы китапны тәкъдим итү уңаеннан очрашу әһәмияткә ия һәм һәркем өчен кирәкле, чөнки һәркемнең әтисе, әнисе, бабае, әбисе булган һәм бар, теләге булган һәркем үз якыннарын искә алып, кичә оештыра һәм китап чыгара ала, дип билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев Нәбирә Гыйматдиновага һәм китапны нәшер итүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук авылдашларына әтисе турында җылы сүзләр белдерүе өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шәрип Шәймиев оныгы – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев: “Шәрип бабай – ил өчен иң авыр вакытларда гади кешеләр проблемалары белән яшәгән кешеләр образы. Бу бик кирәкле китап, без үз тарихыбызны белергә тиеш”, - дип белдерде.
Сәхнәдә Ш.Шәймиевнең балалары, оныклары, оныкчыклары һәм авылдашлары – кызы Мәдәния Ильясова, оныгы - ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ветеран укытучы Хәдичә Әхмәдуллина, ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һ.б. үз хатирәләре белән уртаклашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз