Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын алга таба үстерү темасы да бар иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе. Заманча җәмгыять үсеше мәгълүмат технологияләрен тормышның бөтен өлкәләрендә дә кулланмыйча яшәү, шул исәптән куркынычсызлык өлкәсендә дә, мөмкин түгел, диде ТР Президенты. Шуларның бер үрнәге - "Имин шәһәр" аппарат комплексы.
"Без Иминлек Советы утырышларында берничә кат әлеге тема турында сөйләштек һәм видеокүзәтү өлкәсендә алга да киттек. Кабул ителгән карарлар җинаятьләр ачыклау күрсәткечләрен күпкә арттырырга ярдәм итте, аеруча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре санын кыскарту шартларында", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әлеге система нәтиҗәлеген югары бәяләде. 2017 елда гына видеокүзәтү камералары ярдәмендә 669 җинаять ачыкланды, 5476 административ хокук бозу билгеләнде.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, "Имин шәһәр" комплексы нигезендә дүрт төп максатка ирешү карала - халык һәм муниципаль инфраструктура иминлеге, транспортта куркынычсызлык, экология иминлеге, хезмәтләр һәм ведомстволар эшчәнлеген координацияләү.
"Бездә гаять көчле система гамәлгә кертелгән. Якын арада бөтен программа продуктларын берләштереп, республика һәм хокук саклау органнары бурычларын хәл итүгә юнәлдерергә кирәк. Күп җинаять шул видеокүзәтү системасы аша ачыла. Шулай ук ишек алларында һәм микрорайоннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителә", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.