Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясе тантанасында катнашты

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бүген  Кремльнең Зур сараенда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Тантана Россия Дәүләт флагын, Президент Штандартын, Россия Конституциясен һәм Россия Президенты Тамгасын Кремльнең Зур сараеның Андреев залына кертүдән башланды.

Россия Федерациясе Конституциясенең 82 статьясы нигезендә Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Конституция Суды судьялары барында Владимир Путин Россия халкына ант китерде. Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешүен игълан итте.

Тантананың беренче өлеше тәмамланганнан соң Дәүләт Башлыгы Собор мәйданына чыкты, анда ул Кремль полкы парадын кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International