Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантанада катнашты

2018 елның 8 мае, сишәмбе

 

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сәхнәгә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын керткәч, дәүләт гимннары яңгырады.

Татарстанның барлык районнарыннан килгән сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Рөстәм Миңнеханов Җиңү бәйрәме белән котлады.

“Җиңү көне – изге бәйрәм, аны безгә сез, әтиләребез, бабаларыбыз бүләк итте. Армия составында Татарстаннан 700 мең кеше катнаша. Безнең якташлар хәрби операцияләрдә көрәшә, кырларда, фабрика-заводларда, госпитальләрдә Җиңү хакына аяусыз хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм каһарманлык үрнәкләре мәңгегә калачак. Безнең якташларның 100 меңнән артыгы фронтта батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнде”, - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча,  48 кеше Тулы Дан ордены кавалеры булды, ә  Татарстаннан чыккан 185 кеше Советлар Союзы Герое Алтын йолдызына лаек булды. Татарстан белән бәйле кешеләрне дә исәпкә алсак, барлыгы 341 кеше. Борис Кузнецов – шуларның берсе – бүген безнең белән”, - дип билгеләде Татарстан Президенты.

“Бу якты бәйрәмдә без тыныч күк өчен үз гомере белән түләгән кешеләрне искә алабыз", - дип Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.

“Хөрмәтле ветераннар! Сезнең һәркайсыгыз Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте. Сез авыр сынауларга каршы тора белеп, Ватаныбызны фашизмнан азат иттегез. Сезнең көчле рухыгызны, Җиңүгә омтылышыгызны беркем сындыра алмады. Вакытлар уза, ләкин фронтта күрсәткән солдатлар батырлыгы, тылда йокысыз эшләгән хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәте беркайчан онытылырга тиеш түгел. Шулай ук, авыр елларда олылар белән беррәттән эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерле ветераннар, безгә бүләк ителгән тынычлык, курку белмәс көчегез, аяусыз көрәшүегез өчен сезнең алда баш иябез”, - дип рәхмәт белдерде Татарстан Президенты ветераннарга.

Алга таба тантанада сугышчан бүләкләр тапшырылды. Геройларын соңлап тапкан бүләкләрнең шәһадәтнамәләре мәрхүмнәрнең туганнарына тапшырылды. (Александр Невский ордены,Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗәле Дан ордены).

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән гвардия сержанты Павел Плетнев бүләкләнде. ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале сугыш ветераннары Лидия Архиповага, Антонина Парфеновага тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International