Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш”республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәре муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Гадәттәгечә соборны торгызуның барышы белән танышу Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның уникаль Мәгарә чиркәвен караудан башланды. Бүген аларга Чиркәү сәнгате,архитектура һәм реставрацияләү буенча эксперт советы рәисе, Мәскәү шәһәре епархиясе Протоирее Леонид (Калинин) кушылды.
“Евростройхолдинг+” ҖЧҖ подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов хәбәр иткәнчә, Мәгарә чиркәвендә кирпеч гөмбәзләрне кору төгәлләнгән, рәсем сәнгатен консервацияләү башкарылган.
Алга таба Минтимер Шәймиев, митрополит Феофан һәм аларны озата йөрүчеләр Югары чиркәүгә күтәрелделәр, анда Казан Изге Ана иконасы соборы һәм Мәгарә чиркәве интерьерлары дизайн-проектын презентацияләү башланды. Проектның баш архитекторы Алексей Котов һәм “Домострой” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Лаврентьев проектны тәкъдим иттеләр.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Леонид Калинин проект турында фикер алышуда актив катнаштылар.
Киңәшмәдән соң алар үзләренең Казан Изге Ана иконасы соборында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
“Тарих шундый, безгә узган хаталарны – чиркәүне шартлатуны төзәтү мөмкин булды. Димәк, без рухи яктан үсәбез. Без, төрле милләт һәм төрле дин кешеләре, бергә изге эш эшлибез”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Протоирей Леонид билгеләгәнчә, дөньяда, кызганычка каршы, диннән аерылу бара, чиркәүләрне җимерәләр һәм саталар. “Ә бездә киресенчә, христиан һәм мөселман җәмгыятьләре җаваплылыкны һәм җимерелгән гыйбадәтханәләрне торгызуны аңлыйлар. Бу зур хезмәтне Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм Феофан үзләренә алган. Барысы бергә. Бу илебезнең бердәм көчен исбатлый”, - диде ул.