Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды

2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды.

РФ Хөкүмәте Боерыгында билгеләп үтелгәнчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе “илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүдәге хезмәтләре өчен” I дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнә.

Столыпин медале – Россия Федерациясе Хөкүмәте бүләге. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 26 маендагы “П.А.Столыпин медале турында”гы 388 нче номерлы карары нигезендә гамәлгә куелган.

Столыпин медале белән илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүгә, шул исәптән халык хуҗалыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка эшчәнлек өлкәләрендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте проектларын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен, дәүләт хезмәткәрләре һәм Россиянең башка гражданнары бүләкләнә. Медальнең ике дәрәҗәсе бар, I дәрәҗә - медальнең иң югары дәрәҗәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International