Бүген Казанның “Корстон” комплексында IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан РеспубликасыДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” советы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.
Очрашуның модераторы Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин иде.