Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Хәзер - хакыйкать мизгеле"
2012 елның 4 марты, якшәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җәмәгате Сәкинә ханым белән Казандагы 57 нче сайлау участогында РФ Президентын сайлап тавыш бирделәр.
Республиканың югары дәүләт вәкилен әлеге сайлау участогы урнашкан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КДТУ) ректоры Герман Дьяконов һәм яшь артистлар татарча парлы бию белән каршы алды, биредә җыйнак кына концерт программасы әзерләгәннәре беленде. Шәймиевләр башта сәүдә рәтләрендә тәкъдим ителгән ризыкларны күздән кичерде, бигрәк күңелле икән сездә, дип, Минтимер әфәнде кешеләр белән аралашты, хәл-әхвәл сорашты.
“Президент сайлауда бик җаваплылык белән эш итү таләп ителә. Президентлыкка кандидатларны белә идек, сайлау алды кампаниясе чорында аларны тагын да яхшырак өйрәнү мөмкинлеге булды, инде арадан берсен сайларга - хакыйкатькә вакыт җитте. Безнең күп милләтле Татарстан халкы, һәрбер акыллы кеше кемне сайларга кирәклеген бик үлчәп, җаваплылыкны сизеп-тоеп, иң яхшы кандидатны Президент итеп сайлар дип уйлыйм һәм минем моңа шигем юк”, - Минтимер Шәрип улы гражданлык бурычын үтәгәннән соң, журналистлар белән әңгәмәләшүендә шулай дип белдерде.
Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевләрне ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Шушы сайлау участогы комиссиясе җитәкчесе Татьяна Гарифуллина сүзләренчә, участокка теркәлгән 1743 сайлаучының сәгать 10га кадәр 9 проценты инде тавыш биреп өлгергән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз