Минтимер Шәймиев КХР генконсулы У Инцень белән очрашты

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытай Халык Республикасы  генераль консулы У Инцень белән очрашты.

Казанда Кытай Халык Республикасы  генераль консуллыгын ачу турында карар 2015 елның 15 августында кабул ителә. У Инцень рәсми рәвештә Генераль консул вазифаларын башкаруга 2017 елның апрелендә керешә.

Консуллык округы РФ Идел буе федераль округының барлык 14 субъектын үз эченә ала.

“Безнең белүебезчә, Сез - Татарстанның беренче Президенты, республика икътисады үсешенә зур өлеш керткәнсез, республиканың барлык халкы арасында хөрмәт казангансыз. Сез, сәяси эшлекле буларак Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә билгеле. Кытай халкы сезне 2007 елда безнең Рәисебез Ху Цзиньтаоны кабул итүегез сәбәпле белә. Сез Татарстан Республикасының Кытай төбәкләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирәсез, Татарстан белән хезмәттәшлеккә яхшы нигез салдыгыз. “Идел-Янцзы” төбәкара хезмәттәшлеге бар, аның кысаларында ике ил дә төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бара”, - дип билгеләде КХР генконсулы.

У Инцень Минтимер Шәймиевне Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы ачылышы тантанасына чакырды. Тантана 2018 елның 22 августында  КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ли Хуэй катнашында узачак.

“Шундый зур консуллык округында эшләү мактаулы һәм бик җаваплы. Без консуллыкның нәкъ менә Казанда урнашуы турындагы КХР карарын хуплап кабул иттек. Сезгә уңышлар телибез һәм эшчәнлегегездә ярдәм итәрбез”, -дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Очрашу барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм КХРның Казандагы генконсулы Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында икътисад, мәдәният, фән, мәгариф һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү хакында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International