Минтимер Шәймиев Мәүлет Чавушоглу белән очрашты

2018 елның 25 августы, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.

Мәүлет Чавушоглу Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга кичә кич килде, Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан. Шулай ук кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Бүген Минтимер Шәймиев кунакка “Яңарыш” фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган тарихи-мәдәни мирасны саклау проектларын тәкъдим итте. Ул Фондның сигез ел дәвамындагы  эшчәнлек нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде.

“Безнең Президент Рөстәм Миңнехановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә республиканың дөньядагы күп илләр белән хезмәттәшлек итүе, бигрәк тә Татарстан белән Төркия арасындагы уңышлы хезмәттәшлек куандыра. Мисал өчен, Төркия компанияләре Россиянең иң яхшы махсус икътисади зоналарының берсе булган “Алабуга” МИЗ да актив эшлиләр.Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоган Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирә”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук ассызыклаганча, Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы эшли, консуллык ике якның мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Мәүлет Чавушоглу Казанга 2011 елда Европа Советы Парламент Ассамблеясе рәисе сыйфатында килүен искә алды.

Ул Минтимер Шәймиевкә Төркия Президенты Эрдоган әфәндедән сәлам һәм изге теләкләр җиткерде һәм Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуларның уңышлы узуын билгеләде.

Әңгәмә барышында шулай ук Россия һәм Төркия арасында төрле яклы элемтәләрне үстерү кысаларында Татарстан һәм Төркия арасында киләчәктәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе

урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International