Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә гаять зур өлеш керткән Татарстан сәнәгать предприятиеләре ветераннары һәм җитәкчеләре белән очрашты. "Пирамида" үзәгендә узган чарада Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
"Республикабыз сәнәгать комплексы күбесенчә сез производстволар җитәкчеләре булган чорда формалашты", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
ТР Президенты билгеләгәнчә, төбәк сәнәгате төрле юнәлешләрдә үсте: нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе, машина төзү, авиатөзелеш. "Нефть тармагы икътисадыбыз нигезе булып тора. Бүген республика нефть чыгару күләмен күпкә арттырды - елына 35 млн. тоннадан артык. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсе динамик рәвештә үсә, шиналар производствосы җитди рәвештә модернизацияләнә", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов 90 нчы елларны да искә алды - әлеге катлаулы чорда республика машиналар төзү предприятиеләрендә проблемалар була, хезмәткәрләргә эш хакын түли алмыйлар. "Без катлаулы юл уздык һәм заводларыбызны саклый алдык. Бүген без республикада булган мөмкинлекләребезне арттырабыз, - дип билгеләде ТР Президенты. - Һәрберегез производство командиры булды. Без Татарстан үсешенә керткән өлешегезне мәңге истә тотачакбыз".
Александр Новак сүзләренчә, Татарстан - энергетик республика, биредә икътисадың зур өлешен нефть тармагы тәшкил итә. "Болар барысына да сез нигез салган. Безнең бурыч - әлеге производстволар эшләү генә түгел, ә үсә алырлык шартлар булдыру", - диде ул.
Татарстанда мех җитештерүче "Мелита"ААҖ нең 1992-2002 елларда җитәкчесе булган Алексей Пахомов ассызыклаганча, һәр төбәк үсешендә хакимият һәм бизнес арасындагы мөнәсәбәтләр зур роль уйный. "Безнең бәхетебезгә республикада әлеге хезмәттәшлек көйләнгән. Татарстан җитәкчеләре бүген предприятиеләрнең актив үсешенә этәргеч бирүче икътисадый һәм сәнәгый сәясәтне алып бардылар һәм баралар", - диде Алексей Пахомов.