Казанда Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эшләренә керештеләр, бу бурыч та хәл ителәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының яңа «Имәнлек» станциясен ачу тантанасында хәбәр итте.
“Имәнлек”станциясе – Казан метросының 11 нче станциясе.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, Казан шәһәренең “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфән Гәләвов, башка рәсми затлар катнашты.
“Шәһәр бәйрәмендә, Татарстан Республикасы көнендә яңа объект ачуыбыз бик күңелле, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Әле генә без Тукай музеенда булдык, хәзер яңа метро станциясен ачабыз. Әлбәттә, шәһәребез уңайлы булырга тиеш, җәмәгать киңлекләренә, ишегалларына, юлларга зур игътибар бирелә. Эшлисе эшләребез дә күп әле, без инде метроның икенче линиясен төзи башладык, ышанам, бу бурычны да хәл итәрбез”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук барысын да Татарстан Республикасы көне белән котлады һәм барысына сәламәтлек, уңышлар теләде. “Бу бәйрәмдә бергә булганыбыз өчен рәхмәт”, - диде Рөстәм Миңнеханов шәһәр кешеләренә.
Казан мэры Илсур Метшин яңа станция ачуны тарихи вакыйга дип атады.
“Казметрострой” генераль директоры Марат Рәхимов яңа “Имәнлек” метро станциясе ачкычын “Метроэлектранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвовка тапшырды.
Тантана тәмамлангач, кунаклар метрога төштеләр һәм “Имәнлек” станциясеннән “Җиңү Проспекты”станциясенә кадәр бардылар.
Искәртәбез, “Җиңү Проспекты”станциясеннән “Имәнлек” станциясенә кадәр тоннель казу 2015 елның мартында башланды.