Бүген Казанга ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Кыска вакытлы очрашу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.
Ирина Бокова Татарстанга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә узучы Казан форумында катнашу өчен килде.
Бүген Казан форумы программасы кысаларында Ирина Бокова “Пирамида” комплексында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышында катнаша.