Бүген Казан Кремлендә Казан мәдәниятара диалог форумының йомгаклау утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча махсус илче Минтимер Шәймиев алып барды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Утырышта ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәре халыкара координаторы Сабин Детцель, “Яңарыш”республика фондының халыкара эксперт советы рәисе, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ЮНЕСКОның Игелекле көч илчесе Александра Очирова, Үзбәкстан Республикасы татарларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин чыгыш ясады.
“Без бу көннәрдәге эшчәнлегебезнең уңышлы нәтиҗәсенә ирештек. Форумга килүегез, катнашуыгыз өчен рәхмәт, ышанабыз, бер-беребезне ишеттек, бу бик мөһим. Шушы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Без бергә могҗизалар эшли алабыз. Бу безнең көчебездән килә. Без акыллы булырга тиеш. Көч һәм мөмкинлекләр бар. Кеше гомере бер генә, диалог өчен ышаныч һәм омтылыш булганда, дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен эшләргә кирәк”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.
Форум үзенең эшен Казан мәдәниятара диалог форумы декларациясен кабул итү белән үзенең эшен төгәлләде. Декларацияне ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе укыды.