Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев "Саклаучы" сынын Болгарда урнашуы буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 21 марты, чәршәмбе
Болгарда “Саклаучы” сынын урнаштыру урыны үзгәртеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә әнә шулай дип белдерде.
Искәртеп узабыз, 21 майда – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көнендә Болгарда “Саклаучы” сынын урнаштыру турындагы мәгълүмат җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. 12 метр биеклегендәге сын Италиядә коелган, аны апрель башында Казанга алып кайтачаклар. Баштарак сынны Болгардагы Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасында урнаштырырга ниятләгәннәр иде.
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча ТР Дәүләт Советы М.Шәймиев рәислегендә һәм мөселман руханилары, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре катнашында эксперт советы утырышы булды, алар сынга карата үз фикерләрен җиткерде.
Минтимер Шәймиев утырыш төгәлләнгәннән соң журналистларга белдергәнчә, Даши Намдаковның “Саклаучы” сынын, аның составына болгар цивилизациясе музеен да кертеп, икенче җиргә урнаштырырга карар кылынган. Ул музей янындагы күзәтү мәйданчыгында урнаштырылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта белгечләр әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнә.
“Әлеге сын зурлыгы ягыннан тарихи һәйкәлләрдән өстен тора дип әйтеп булмый. Безгә Даши Намдаковның бу эше шунда ук ошады, чөнки ул яклаучы ананы, үз җирен, балаларын саклаучы хатын-кызны гәүдәләндерә. Моны рәссамның авторлык эше, аның күзаллавы икәнлеген дә искә алырга кирәк”, - диде М.Шәймиев.
Ул шулай ук бүгенге көндә танылган сынчы Даши Намдаковның эшләре дөньяның барлык почмакларында саклануын билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз