Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә булды
2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә Зөя утрау-шәһәрчегендә ике проблема бар – берсе юлларны төзекләндерү һәм 2012 елда туристлык сезонына әзер булмау. Бу хакта бүген Зөя утрау-шәһәрчегенә эш сәфәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә 3 объектны карады.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, бер генә төбәк тә Татарстан кебек һәйкәлләр төзелешенә һәм төзекләндерүгә зур акчалар юнәлдерми, шуңа күрә бөтен эшләрне дә үз вакытында һәм сыйфатлы башкару мөмкинлеге бар. Шулай ук ТР Премьер-министры барлык объектларны, федераль юллардан объектка кадәрге күрсәткечләр системасын, шулай ук объект эчендә дә күрсәткечләр булдырып Зөя картасын ясау зарур дип белдерде. “Туристлар утрау-шәһәрчеге территориясендә кайда һәм нинди объект урнашуын белергә тиеш. Туристлар сезоны башлануга 1,5 ай вакыт калды. Бу вакыт эчендә барлык эшләрне дә төгәлләү мөһим”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бу сезонда иң төп бурыч – утрауны төзекләндерү, чөнки йөк машиналары белән башкарыла торган төп эшләр төгәлләнде диде. “Утрауны төзекләндермичә Зөядә башкарылган зур эшләр күренмәячәк. Соңгы 2 елда “Яңарыш” фонды һәм хәйрияче оешмалар белән биредә хәзер үк матур булсын өчен күп эшләр башкарылды. Мондый шартларда туристларны кабул итә башларга мөмкин, әмма яхшы юллар һәм тротуарлар кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
2011 елның 3 апрелендә ТР Президенты Дәүләт торак фонды белән ТР Яшел Үзән администрациясе каршына куйган бурычның үтәлү канәгатьләнерлек түгел дип атады ТР Премьер-министры. “Бу бурыч куелуга 367 көн узган. Әлбәттә, кайбер йөкләмәләр үтәлгән, алар өчен рәхмәт. Әмма яңа турислык сезоны башлана, ә килгән туристлар башта иске җимерелгән йортларны күрәчәк, ә аннары гына калган эшләрне. Алай булырга тиеш түгел”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков көн үзәгенә кергән мәсьәләләр буларак биналарны вакытында файдалануга тапшыру, баланска яңа объектлар алган оешмаларның коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнарын исәпләү, бу объектларның тулы эшен оештыру кебек төп мәсьләләрне атады. “Без бөтен дөньяга быел күп туристлар кабул итәбез дип белдердек. Әгәр без бу хакта уйлаганбыз икән моның өчен шартлар булдырылырга тиеш, - дип ассызыклады И.Халиков. – Ниндидер объектлар төзеләчәк һәм төзекләндерләчәк, әмма туристлар кыенлыклар күрергә тиеш түгел”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз