Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген беренче укылышта “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 26 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.
Гадәттәгечә беренче укылыш режимында чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алыштылар.
Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләгәнчә, 2018-2019 елларда дөнья икътисады үсеше 103% булыр дип фаразлана.
Икътисад министрының доклады депутатларда күп сораулар тудырды. Илшат Әминов кече һәм урта бизнесны үстерү нинди чаралар хисабына планлаштырыла, дип кызыксынды. Шулай ук Хафиз Миргалимов, Таһир Хадиев, Рафаэль Юсупов, Леонид Барышев. Рифат Ганибаев үзләренең сорауларын бирделәр.
Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләгәнчә, 2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджетында керем 228,2 млрд сум, чыгым 232,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Дефицит, шулай ук – 4,1 млрд сум.
2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,8 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.
Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, 2019 ел бюджеты социаль юнәлешне саклап кала, чыгымнарның гомуми күләменең 70%ы социаль билгеләнештә. Алдагы елларда башланган социаль-мәдәни өлкәдәге объектлар төзелешен һәм капиталь ремонтлауны финанслау дәвам итәчәк.