Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваны бер минут тынлык белән искә алдылар.

“Гомере дәвамында ул Минтимер Шәймиевнең ышанычлы тылы, тугры дусты булды. Мөлаем, акыллы, юмарт, кешеләргә игътибарлы. Без Сәкинә Шакировнаны шулай истә калдырачакбыз”, - диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сәкинә Шәймиева озакка сузылган авырудан соң, 16 ноябрьдә вафат булды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта 2019 елга һәм планда каралган 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты кабул ителде.

Шулай ук икенче укылышта 2019 елга һәм планда каралган 2020-2021 елларга Татарстан Республикасы Мәҗ­бүри медицина имини­ят­ләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проекты кабул ителде.

Бүген парламентарийлар  “Концессион килешүләр турында” Федераль законга үзгә­решләр кертү хакында” федераль закон проектын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертү буенча закон инициативасын карадылар һәм хупладылар, “Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында”, “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”,   “Татарстан Республикасы законнары җыелмасы турында”  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектларын карадылар.

Икенче укылышта “Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында республика законы проекты кабул ителде.  

Утырыш азагында депутатлар ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗевнең Татарстанда җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматын тыңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International