Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында катнашты

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышын уздырды. 

Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы  Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Төп докладчыларның берсе - ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары  - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, республикада этно-конфессиональ проблематика буенча 3 дәүләт программасы һәм 6 өстәмә программа гамәлгә ашырыла. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне һәм конфликтларны алдан кисәтүне мониторинглау федераль системасы белән беррәттән, республика комплекслы системасы да эшли. 

Этномәдәни өлкәнең тулы инфраструктурасы формалаштырылган. Татарстан Халыклары ассамблеясе шактый үсеш алды. Аның филиаллары һәм вәкиллекләре саны арта бара.

Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, Татарстан мигрантлар өчен Россиянең иң җәлеп итүче төбәге булып кала. Шуңа бәйле рәвештә аларны интеграцияләү программаларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.  

2018 елда Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә Россия Президенты грантлары фондында җиңүчеләр арасында Татарстаннан 32 НКО проекты булды.

Республикада эш Федераль милләтара эшләр агентлыгы белән берлектә алып барыла, диде Александр Терентьев. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм башка  традицион конфессияләр белән хезмәттәшлек алып барыла.

Радикаль дини карашлар таралу дәвам иткәнгә күрә, хокук саклау органнары белән берлектә җитди профилактик эш дәвам итә.

Узган чорда республикада 27 комплекслы социологик тикшеренүләр уздырылган. Халык милләтара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли – 77%тан алып 84%ка кадәр.

Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International