Бүген башкалабызда Бөек Җиңү көненә багышланган төп чараларның берсе Ирек мәйданында узган Парад булды. Биредә тантаналар Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелүдән һәм бәйрәмнең кереш өлеше булган Бөек Ватан сугышы елларына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Бу бөек көнне сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, гомумән, казанлылар белән бәйрәм итәргә бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.
1941-1945 еллардагы ул дәһшәтле көннәрнең ачысын, газапларын, совет халкының ул авыр елларда фронтларда һәм тылдагы тиңдәшсез батырлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша бүгенге буыннарны аяз күк йөзенең кадерен белеп яшәргә, ил азатлыгы өчен үлгәннәрнең хәтере алдында баш ияргә чакырды.
Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы, бирегә җыелучы һәркемгә Мәскәүдәге Кызыл мәйданадагы Җиңү парадын, РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирда күзләргә мөмкинлек тудырылды.
“67 ел элек куркыныч көч - нацизм тар-мар ителде. Без аның ничек туганын, ныгуын һәм бөтен дөнья күз алдында оятсызлануын, ул варварларның ничек бөтен халыкларны юк итәргә янавын онытырга хакыбыз юк”, - дип ассызыклады Илбашы. Аның искәртүенчә, илләрнең аерымлыгы, үзара шикәләнүләре һәм идеологик конфронтация үз вакытында Икенче Бөтендөнья сугышын булдырмый калырга мөмкинлек бирмәгән. “Моның өчен кешелеккә чамадан тыш бәһа белән түләргә туры килде”, -дип билгеләп үтте Владимир Путин. “Шулай да җаваплылык хисе һәм золымны җиңү өчен уртак карарга килү өстен чыкты. Дошманга каршы бердәм коалиция көрәшкә басты. Дошманны тар-мар итүгә зур өлеш керткән дәүләтләргә тирән хөрмәт хисләре белдерәбез”, - диде ул.
РФ Президенты Бөек Ватан сугышы фаҗигасен кабатламас өчен, һәр илнең дәүләт суверенлыгын хөрмәт итәргә һәм халыкара нормаларны катгый сакларга кирәклеген искәртеп узды.
Мәскәүдән трансляция соңында Татарстан ветераннарын һәм хәрбиләрен, тыл хезмәтчәннәрен, республика халкын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлады.
“1945 елның 9 маенда иң канкойгыч сугышка нокта куела, аяусыз дошман тар-мар ителә. Җиңү көне – зур хәрби батырлык, шул ук вакытта авыр кайгы көне дә. Ул күпмилләтле халкыбызның бөек рухы, аның дөнья тарихын язу сәләте турында сөйли. Бердәм халык булып һәм ил белән бер булып без авыр сугыш сынауларын уза алдык. Шушы бөек көнне якынайту өчен бердәм булып хезмәт иттек, көршәштек, яшәдек. Бу уртак кайгы, уртак шатлык һәм уртак җиңү иде. Ил Җиңүне зур югалтулар бәрабәренә яулады. Татарстанннан бу сугышка 700 меңнән артык кеше китте, аларның яртысы туган җиренә әйләнеп кайтмады”, -дип билгеләп үтте Президент.
“Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев кебек бик күп якташларыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңгегә сакланыр”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган, фашист тоткынлыгында җәфалар күргән, Ленинград камалышында ачлыкта үлгәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.
ТР Президенты бүген сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарының югары әхлакый ориентир булып торуын белдерде. “Георгий тасмасы халыкның җиңүчеләр буынына ачык рәхмәте”, - дип искәртте ул. Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм тыл ветераннарының җитеш тормышта яшәргә лаеклы булуын тагын бер кат ассызыклап, бар тырышлыкны аларның торак шартларын яхшыртуга, аларны патриотик тәрбия бирүгә актив җәлеп итәргә бирелүен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Җиңү көне өлкәннәр һәм балалар өчен яхшылыкның, тынычлыкның, гаделлекнең тантана итү көне булып истә калырга тиеш. “Бу куркыныч еллар сабагы күңелдән китмәсен, яшьләр героик тарих белән горурлансын”, -дигән теләктә калды Президент. Республика башлыгы чал чәчле ветераннарны Җиңү көне белән котлап, аларга һәм якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек, бәйрәм шатлыгы теләде. “Сугыш батырларына дан!”-дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Президент котлавыннан соң, Ирек мәйданында татнаналарның кульминациясе -Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды. Чарада Мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартлары күтәргән хәрбиләр, батырлыклары белән барлык сугышлар тарихына кергән диңгез гаскәрләре, танкистлар, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМ Казан юридик институты курсантлары, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, Казан дәүләт технология университеттының хәрби белем факультеты курсантлары, Казан дәүләт техник университетының җыелма ротасы, Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Казан кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби конфликтларда катнашкан ветераннар узды. Алардан соң Казан гарнизонының җыелма хәрби отряды башкаруында легендар“Җиңү көне” җыры яңгырады. Соңыннан Ирек мәйданы буйлап “ГАЗ-21 “Волга” клубы ретро автомобильләре үтте. Парад соңында мәйданда музыкаль-хореографик композиция тәкъдим ителде.