Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышында катнашты.
Утырыш барышында парламентарийлар тарафыннан “Татарстан Республикасының 2012 ел өчен бюджет үтәлеше турында” республика законы проекты каралды һәм беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу мәсьәлә буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук, “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 матдәсенә үзгәрешләр кертү турында” ТР Законы проекты беренче һәм өченче укылышта, “Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” республика законы проекты беренче укылышта кабул ителде.
Хөкүмәт сәгате бу утырышта ТР Икътисад министрлыгына тәкъдим ителде. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов Бөтендөнья сәүдә оешмасы кагыйдәләре эшчәнлеге шартларында республиканың тотрыклы инновацион үсешен тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте чаралары турында сөйләде.
Бүгенге республика парламенты утырышына парламентныкы булмаган партия вәкилләре чакырылган иде. Федераль законнарга туры китереп, Дәүләт Советында булмаган сәяси партия вәкилләре, парламент утырышында елга кимендә бер тапкыр катнашырга хокуклы. Бүген парламентныкы булмаган партияләрнең берничә вәкиле Татарстан Дәүләт Советы трибунасыннан “Мәгариф турында” закон проекты хакында үз фикерләрен җиткерделәр.