Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты кысаларында Россия һәм Согуд Гарәбстаны бизнесменнары катнашында уза торган эшлекле форумда катнаша.
11 февраль көнне Әр-Риядка килүгә Татарстан Президенты Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин җитәкләгән рәсми делегациягә кушылды. ТР Президенты король сараенда Россия Президенты хөрмәтенә Согуд Гарәбстаны короле исеменнән бирелгән рәсми кичке ашта катнашты. Кичке ашта Россия ягыннан РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, президент ярдәмчесе Сергей Приходько, Россиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе Виктор Кудрявцев, РФ транспорт министры Игорь Левитин, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе Михаил Маргелов, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Федераль хезмәт директоры Михаил Дмитриев, мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык җитәкчесе Михаил Швыдкой, федераль министрлык, ведомстволар, Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Кичке аш алдыннан В.Путин һәм король Абдаллага Россия һәм Согуд делегациясе әгъзаларын тәкъдим иттеләр. Согуд Гарәбстаны беркетмәсе буенча кичке аш югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрнең башы булып санала.
Шул ук көнне Минтимер Шәймиевкә король Фейсал исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Владимир Путин алдында лауреатка бүләкне Согуд Гарәбстаны короле Абдалла ибн Абдел-Азиз тапшырды. Король Фейсал исемендәге Хәйрия фондының бүләкләү комиссиясе ТР Президентының толерантлык идеяләрен раслауга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының рухи яңарышы һәм дәүләтчелеген ныгытуга, милли һәм дини яңарышка керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Эшлекле форум 12 февральдә 11.00 сәгатьтә башланды. Ул 13.30га чаклы дәвам итәргә тиеш иде. Шуннан соң Россия делегациясе Катар башкаласы Дохе шәһәренә юл алачак.