ТР Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән Аксубай муниципаль районында

2007 елның 26 марты, дүшәмбе

26 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республика буенча чираттагы эшлекле сәфәре Аксубай муниципаль районында уза. 

Илбашын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат әхмәтов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин озатып йөри.

Эшлекле сәфәр социаль ипотека буенча төзелгән 5 фатирлы торак йорт белән танышудан башланды.

5 фатирлы әлеге торак йортның гомум мәйданы - 314 квадрат метр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ике катлы йортның биш фатирының да аерым керү юллары бар. Президент бу уңайдан хуплау сүзләрен җиткерде. “Сүз дә юк, яхшы йорт. әлеге урамның архитектура йөзенә күп катлы йорт килешеп тә бетмәс иде”, - дип билгеләп үтте ул. Минтимер Шәймиев шулай ук яңа йортлар төзегән вакытта янгын куркынычсызлыгы шартлары игътибарга алынырга тиешлеге турында да искәртеп узды. “Ил буенча янгын куркынычсызлыгы системасы дөрес урнаштырылмаганлыктан кимчелекләр күп теркәлә. Халык газап чигә, зыян күрә. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә барлык нечкәлекләрнең тикшерелгән булуы зарур”, - диде республика башлыгы. өстәвенә, күпме акчалар сарыф ителеп тә, камил булмаган янгын сигнализациясе вакытында эшләмәү кебек очраклар да телгә алынып узды биредә.

Минтимер Шәймиев социаль ипотека буенча төзелгән йортта гомер итүче Сергей һәм Галина Жирновлар гаиләсендә булды. Илбашы хуҗабикәгә чәчәк бәйләме тапшырып, тыныч, мул тормыш теләп калды. Президент гаиләгә “Свияга” суыткычын бүләк итте.

Сергей һәм Галина ике бүлмәле яңа фатирларында үзләренең сабыйлары якты дөньяга аваз салганны көтә. Сергей Аксубай муниципаль районы хакимиятендә гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча идарәдә сак башлыгы вазифаларын башкара. 71 квадрат метр мәйданлы фатирлары өчен алар социаль наем нигезендә түләп барачак.

Журналистлар өй туйлары уздырыла торган тагын бер фатирга керде. Рамия Фәхриева гомуми мәйданы 53,47 булган фатирына аена социаль наем буенча 102 сум түләп барачагын хәбәр итте. Беренче взнос 2 мең сум булган. Рамия ханым район үзәк хастаханәсендә гомумпрактика шәфкать туташы булып эшли. ә улы Чаллы шәһәрендә. әлегә ул социаль наем буенча гына яшәсә дә, киләчәктә фатирны шәхси милеккә әйләндерү максаты белән ипотека буенча берничә ел дәвамында тулаем сатып алу мөмкинлеге дә күзаллана.

Узган ел Аксубайда социаль ипотека программмасы нигезендә 38 фатирдан торган 7 торак йорт файдалануга тапшырылган. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, Аксубай муниципаль районында социаль ипотека программасында катнашырга теләк белдерүче предприятиеләр әлегә аз. Агымдагы елда биредә 4 фатирлы 3 һәм 18 фатирлы 1 йортны файдалануга тапшыру бурычы куелган.

М.Шәймиевнең эш сәфәре “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең авыл хуҗалыгы базасы эшчәнлеге белән дә танышуы һәм Аксубай муниципаль районы советы утырышында катнашуы белән дәвам итте.

“Бүген Аксубайда күтәрелгән мәсьәләләр һәм четерекле проблемалар һәр район өчен хас”, - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Аксубай муниципаль районының XI утырышында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. “Теге яки бу тармакның проблемасын чишүгә нәкъ менә шундый карашны саклап калуыгыз мөһим”, - дигән теләген җиткерде ул аксубайлыларга.

Президент фикеренчә, муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев докладында уңай якка борылыш күренешләре гадел яктыртылды, агросәнәгать комплексы үсеше дә искә алынды. “әмма элек авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләрегезнең бүгенгедән югарырак булуын онытмагыз. Җитештерүчәнлек күләме күрсәткечләренең үз хәленә кайтуы сизелә башлады кебек”, - ди ул.

Уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, аерым алганда, бер гектар җирдән күрелгән файда Аксубайда шактый түбән, артта калу дәрәҗәсе зур. Президентның утырышта Аксубай муниципаль берәмлегенең 2006 елдагы эшчәнлегенә гомуми бәясе әнә шул рәвешле яңгырады.

Аксубайлыларга үрнәк итеп Илбашы Алексеевски һәм Яңа Чишмә районнарын китерде. “26 мең халык теркәлгән Алексеевски, авыл хуҗалыгы продукциясе – бөртекле ашлыкны сездән ике тапкыр күбрәк җитештерә”, - дип, Минтимер Шәймиев бүгенге көндә уңайлы тормыш шартлары тудырылган Алексеевскида продукция күләменең күбрәк гамәлгә ашырылуына ишарәләде, гәрчә Аксубайда 34 мең кеше яшәсә дә. “ә Яңа чишмәлеләр - барлыгы 17 мең кеше, нәкъ сездәгечә тормыш һәм хезмәт шартларына гына ия булуына карамастан, продукцияне сездән ким гамәлгә ашырмый. Шушы күрсәткечтән чыгып фикер йөртегез”, - диде Президент. Илбашы ассызыклаганча, Яңа Чишмәдә инвесторлар тарафыннан колачланган сөрүлек җирләре дә Аксубайдагыча. “Аксубай җиренә инвесторлар аяк басуына да бик шатбыз, әмма сөрүлек мәйданыннан, Җир-анадан күбрәк байлык алырга омтылыгыз”, - дигән киңәшен бирде Президент район башлыгы Илһам Вәлиевка. ә инвесторлар әле җәлеп ителмәгән хуҗалыкларга Минтимер Шәймиевнең мөрәҗәгате түбәндәгечә: “Миндә инвесторлар юк, димәк югары күрсәткечләр бирү мәҗбүри түгел дигән фикерләрне башыгыздан чыгарып ташлагыз. Иң беренче чиратта, кулдан килгәнне башкарырга тырышырга кирәк. Үсешнең төрле юлларын эзләп карау зарур”.

Өстенлекле илкүләм проектларга килгәндә, Минтимер Шәймиев әйтүенчә, һәр район, һәр хуҗалык буенча эшләрнең кай тирәдәрәк икәнлеге чамалана. “Республика теге яки бу мәсьәлә буенча үз ярдәмен тәкъдим итәргә әзер”, - дип ышандырды Илбашы. “Аксубайның җире уңдырышлы, халкы яхшы, бүгенге көндә тотрыклылыкка адымнар атлана - шунысы сөендерә. Кешеләрнең проблемалар турында анык күзаллаулары, аларны күтәрә белүләре – уңай күренеш”, - ди ул.

Минтимер Шәймиев ассызыклап әйткән кисәтүләрнең чираттагысы - Аксубай шәхси хезмәт ресурсларыннан нәтиҗәле файдаланмый. “әйдәгез, бу юнәлештә җитди эшкә тотыныйк, республика да ярдәм кулы сузар”, - дип, Президент җирле үзидарә башлыкларын нәтиҗәле эшчәнлеккә өндәде. “Сәләтле яшьләрне сәнәгать үзәкләренә юлларга кирәк. Бер ун көнгә эшчеләрне алып кайтып-китереп кую безнең кулдан килә. Сезнең бүтән сайлау юлыгыз юк, хезмәт хакы артсын, байлык тупларга булдыклы кешеләр саны күбәйсен дисәгез – иң нәтиҗәле юл шушы”, - дип Татарстан башлыгы эшче кулларны “Алабуга” махсус икътисади зонасы, нефть химиясе комплекслары, ихтимал, очкычлар төзелеше тармагына да җәлеп итү мөмкинлекләрен санап чыкты. “Ил күләмендә шундый үрнәктә эш алып барыла, нечкәлекләренә кадәр төшенеп, тирән уйлап эшкәртегез бу мәсьәләне”, - дип Минтимер Шәймиев биредәге халыкны эшкә сәләтле итү буенча Аксубайда программа кабул итәргә әмерен бирде.

Президент Аксубайда халык белән эшләү тәртибенең дә калыплашмавын тәнкыйтьләде. “Мин бүген халык белән күзгә-күз очраштым. Аларны, хәл ителүе муниципаль район кулыннан килә торган иң гади сораулар борчый. Игътибарыгыз җитенкерәми”, - дигән катгый шелтә белдерде Минтимер Шәймиев район җитәкчелегенә. Бу мәсьәләдә үрнәк итеп, янә Яңа Чишмә районы хуплап телгә алынды. “Яңа Чишмә муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Губкин ел саен һәрбер авылда гади халык вәкилләре белән очраша, хәл-әхвәлен белешеп, “авырткан” җирләренә тигән борчуларын чишәргә омтыла”, - дип, Илбашы, республика күләмендә масаймыйча әлеге изге гамәлгә старт ноктасы биргән Яңа Чишмәгә мөнәсәбәттә мактау сүзләре яңгыратты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International