14 июльдә Лаеш районы үзәгендә Гавриила Державинның тууына 260 ел тулуга багышланган тантана булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Лаеш районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеев ачты.
Моннан дүрт ел элек Лаеш районы хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге Державин исемендәге әдәбият премиясен гамәлгә куйды. Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев әйткәнчә, хәзер бу премиянең статусын күтәрергә, аны дәүләт премиясе, ихтимал, Россия премиясе яки халыкара премия итәргә кирәк. Бу турыда сүз куешулар бар инде. Быел Державин премиясенә "Зимние арабески" шигырьләр җыентыгы өчен шагыйрә Лилия Газизова лаек булды.
Аннары 19 ай эчендә төзелгән Халык иҗаты йорты ачылды. Әйтергә кирәк, аның нигезенә беренче ташны Минтимер Шәймиев салган иде.
Иҗат йортын ачу тантанасына соңга калып килгән "Татарстан" поездыннан мәскәүлеләр делегациясе килде. Шагыйрә Римма Казакова Гавриила Державинны рус һәм татар халыкларын берләштерүче символик фигура дип атады. Аның фикеренчә, илдә Державин дәвере аяк баса. Бөек шагыйрь һәм гражданинны ил хәтеренә нәкь менә Татарстан кайтарды һәм бу хәл шагыйрәнең күңелен нечкәрткән.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.