Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын һәм капитал салулар программасын формалаштыру һәм аны күзәтү буенча мәгълүмати-аналитик системаны тәкъдим иттеләр

2010 елның 30 марты, сишәмбе
30 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике автоматлаштырылган системаны тәкъдим иттеләр. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын һәм капитал салулар программасын формалаштыру һәм аны күзәтү буенча мәгълүмати-аналитик системаны тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, әлеге системаларны кабул итү белән "республикада идарә итү эшләре яңа дәрәҗәгә чыга алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International