Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктатуы турындагы гаризасын кабул итте
2010 елның 26 марты, җомга
26 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктатуы турындагы гаризасын кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалаштырылганчы эшләвен дәвам итүне йөкләде.
Аның тарафыннан тиешле Указга кул куелды.
Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте, 2010 елның 26 марты
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.