2009 елда Татарстанда инновацияле эшчәнлек йомгаклары игълан ителәчәк

2010 елның 23 марты, сишәмбе
2009 елда Татарстанда инновацияле эшчәнлек йомгаклары 23 мартта ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе булачак.

Көн тәртибенә барлыгы 5 мәсьәлә чыгарыла. Аерым алганда, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләргә дәүләт (муниципаль) контролен камилләштерү, МВА ЛИНК "Стратегия" программасы буенча белем алуга бәйге, аның йомгакларын Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләүдә файдалану мәсьәләләре каралачак. Шулай ук утырышта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының төп эш юнәлешләре буенча хисаплары тыңланачак. Бу хакта Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International