Минтимер Шәймиев: "Болгар һәм Свияжскида эшләрне кичектермичә башларга кирәк"

2010 елның 22 марты, дүшәмбе

22 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендәге архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук инфраструктура объектларын төзү проектын гамәлгә ашыруда беренче чираттагы юнәлешләр каралды.

"Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларга Болгар шәһәрендәге елга вокзалы һәм музей комплексын, Свияжскидагы елга вокзалы проектларын тәкъдим итте, шулай ук газлаштыру, электр белән тәэмин итү һәм башка коммуникацияләргә кагылышлы тәкъдимнәргә тукталды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, күптән түгел узган Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды презентациясе әлеге изге башлангычны күп кешеләрнең хуплап каршы алуын һәм эшләрнең уңышлы барачагына өмет бар икәнлеген күрсәтте. "Хәзер барысы да үзебездән тора. Болгар һәм Свияжскида эшләрне генераль план нигезендә кичектермичә башларга кирәк", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты эшләре идарәчесе Җәүдәт Салихов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International