2004 елда республика җыелма комнадасында Россия чемпионатында катнашканда, киң билгеле биатлон һәм чаңгы тренеры Ирина Громова белән таныша И. Зарипов. "Башкортстанда Әмир Гомәров дигән бик әйбәт тренер бар, аңа мөрәҗәгать ит", - дип киңәш бирә И. Громова. Шулай итеп тырыш егет ике тренер кул астында ярышларга әзерләнә. Дүрт ай дигәндә Россия җыелма командасына кабул ителә ул. Ә 2006 елда Туринда дүртенче урынны ала.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.