Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халыкара химия саммитында катнаша

2010 елның 18 марты, пәнҗешәмбе
18 мартта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VII Халыкара химия саммитында катнаша. Саммитны Мәскәү Хөкүмәте белән Россия химиклар берлеге Россия фәннәр академиясе, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге ярдәмендә оештыра. Татарстан Хөкүмәте башлыгы чараны оештыру комитеты составына керә.

Быелгы химик форум 200 дән артык делегатны үзенә җыйган. Алар арасында илнең эре эшкәртү предприятиеләре, компанияләре җитәкчеләре, дәүләт структуралары вәкилләре, галимнәр, Россия һәм чит ил инвесторлары бар. Саммитта чит ил бизнесын Көнбатыш компанияләренең Мәскәүдәге вәкиллекләре башлыклары, Көнчыгыш Ауропа һәм БДБ дирекцияләре җитәкчеләре тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International