Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында "Гепард" фрегаты суга төшерелде

2010 елның 16 марты, сишәмбе
16 мартта Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында чираттагы хәрби судноны суга төшерү тантанасы булды.

"Гепард 3.9" фрегаты Вьетнам Социалистик Республикасы Милли оборона министрлыгы заказы буенча Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тарафыннан төзелгән. Моннан алдагы судноны узган елның ахырында файдалануга тапшырдылар. Вьетнам хәрби-диңгез көчләре һәм завод арасында ике кораб төзү хакындагы килешүгә 2005 елда кул куелган иде.

Фрегатның су сыйдырышлылыгы - 2100 тонна, йөзү ераклыгы 5000 миль чамасы тәшкил итә. "Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы" ААҖ техник директоры Виктор Леонтьевның сүзләренә караганда, аның төп үзенчәлеге - судноның эчендә урнаштырылган өр-яңа коралда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International