15 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы Президентының үз вазифасына керешүе хакында" Татарстан Республикасы Законының икенче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды.
Закон тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының үз вазифасына керешкәндә биргән антының текстына төгәллек кертелә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.