ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика хатын-кызларын бәйрәм белән котлады

2010 елның 5 марты, җомга

5 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ел хатын-кызы, “Ел ир-егете” республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.

Тантана башында сәхнә тутырып чыккан республиканың ике дистәләп өлкән яшьтәге хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераннарын - илгә афәт килгәч радист, пулеметчы, зенитчы, табип һәм шәфкать туташы булып ир-егетләр белән бергә фронтка киткәннәрне хөрмәтләп, “Мелита” генераль директоры Рәис Гомәров җитәкчелегендәге Татарстан мехчылары һәркайсына тун кидертте, алар генераль директор Илшат Ганиев җитәкчелегендәге “Майский” совхозы хезмәткәрләренең чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Кичәдә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге камера хоры, “Дорога из города” бию театры, “Бригантина” бию-спорт клубы, “Каравон” фольклор ансамбле, “Татар җыры” республика конкурсы лауреатлары, Салават, 70-80 нче елларда үтә популяр булган “Саз” ансамбленда катнашканнар “Айгөл” вокаль ансамблена кушылып күңелләрне иркәләде. Мәскәүдән “Модный приговор”ы белән кутюрье Вячеслав Зайцев хатын-кызны илаһи зат итәрлек 2010 ел коллекциясе үрнәкләре белән таныштырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һ.б. рәсми затлар, хезмәт ветераннары, төрле һөнәр ияләре булган республика хатын-кызлары һәм Россия Федерациясенең 31 төбәгеннән килгән Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы гүзәлләре катнашында зурлап уздырылган тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиевне зал аягүрә басып каршы алды.

Ватандашларның игелеккә, хезмәткә омтылышында киртәләр булдырмыйча, республикада хәйриячелекне формальлеккә әйләндермәскә тырыштык – аның шушы ягы да әһәмиятле, чөнки яхшы мөгамәлә тискәре мөнәсәбәттән өстен, дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.

Үзем, Татарстан Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, республиканың барча ир-егетләре исеменнән якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларны котлап, республиканың алга китеше өчен хатын-кызларның керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм, диде Президент. “Бәхеткә, үрнәк алырлык кешеләребез күп. Без булдырабыз, безнең кулдан эш килә! Конкурста катнашкан, җиңеп чыкканнарны беркем дә алдан әзерләмәгән, димәк, алар моңа үзләре көндәлек хезмәтләре белән ирешкән. Бүгенге бәйрәмгә Вячеслав Зайцев югары мода үрнәкләрен алып килгән, ә алар безнең кызларыбыз өстендә һәм алар нинди матурлар! Болар – барысы да без! Хөрмәтле хатын-кызлар, мин сезне яраттым һәм яратам!” - дип, ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика хатын-кызларына соклануын белдерде.

Татарстан хатын-кызларын котлап, беренче хатын-кыз космонавт һәм озак еллар Совет хатын-кызлары берлегенә җитәкчелек иткән Валентина Тережкова да видеоязмада мөрәҗәгать итте, үз халкына һәм илне алга чыгаруга хезмәт иткән өчен, Татарстан Президентына барлык Россия хатын-кызлары исеменнән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International