"Ак Барс Созидание" хәйрия фондында "Җиңү" ("Победа") акциясе өчен махсус счет ачылды

2010 елның 1 марты, дүшәмбе
Агымдагы елның маенда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк. Шул дәһшәтле елларның тере шаһитлары сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә Татарстанда 150 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Бүген бурыч - олуг юбилены лаеклы каршылап, бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча барлык планны үтәп чыгу. Ветераннарның социаль-көнкүреш шарларын яхшырту, медицина ярдәме, башка ярдәм чаралары күрсәтү, матди тәэмин ителеш, ялгыз ветераннарны аерым игътибарга алу- әнә шулар.

Әлеге максатларга бюджет акчалары бүленүдән тыш, "Ак Барс Созидание" хәйрия фондында "Җиңү" ("Победа") акциясе өчен махсус счет ачылды. Ул хәйрия акчалары җыю өчен тәгаенләнгән. Предриятие-оешмалар, республика гражданнары шул рәвешле хәленнән килгәнчә сугыш ветераннарына ярдәм кулын суза ала. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

"АК Барс" банкындагы хисап счеты 40703810100020000999

Корреспондент счеты 30101810000000000805

БИК 049205805

ИНН 1658079690

КПП 165701001

ОГРН 1061600052425 (түләүнең исеме "Победа").

ТР Министрлар Кабинеты бер көнлек хезмәт хакын "Победа" счетына күчерү тәкъдиме белән чыга һәм республика халкын бу акциягә теләктәшлек белдерергә чакыра. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International