Минтимер Шәймиев Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте житәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты

2010 елның 19 феврале, җомга

19 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуда тауар базарларында, җылылык-энергетика һәм табигый ресурслар базарындагы көндәшлек өлкәсендә, тауар белән тәэмин итү, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту һәм аларга күзәтчелек итү мәсьәләләре, тауар җитештерүчеләр өчен көндәшлеккә сәләтле мохит тудыруда Татарстан Республикасының тәҗрибәсе хакында фикер алышынды.

Әңгәмә барышында нефть һәм нефть продуктлары белән биржа сәүдәсен оештыру, Казанда Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту үзәген булдыруга бәйле мәсьәләләр кузгатылды.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев һәм башкалар катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International