Казанда Җәлил укулары уза

2010 елның 15 феврале, дүшәмбе
15 февраль көнне Татарстанның Милли музеенда һәм Муса Җәлил музей-фатирында күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 104 ел тулуга багышланган Җәлил укулары уза.

Җәлил укуларын уздыруның күркәм традициясе Казан дәүләт университетында узган гасырның 60-нчы елларында туа. Соңыннан бу традицияне Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре дәвам итә.

Быел Җәлил укулары "Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерен саклап калу һәм таныту" темасына багышлана. Конференциядә Муса Җәлил язмышы, иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларында сәнгать, мәдәният әсәрләрендә һәм халык көнкүрешендә әсирлек һәм батырлык фаҗигаләре чагылышы проблемасы күтәрелә. Җәлил укуларында Татарстан музейлары хезмәткәрләре, фәнни һәм уку йортлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.

Җәлил укулары ачылышында Милли музей фондында саклана торган "Моабит дәфтәрләре"н халыкка тантаналы рәвештә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова тәкъдим итә. "Батыр үлсә дә, җыр калыр" дип исемләнгән күргәзмәдә Җәлил гомеренең соңгы минутлары шаһиты булган Коръән, каһарман-шагыйрьгә бирелгән дәүләт бүләкләре, исән чакта укыган китаплары һәм башка экспонатлар белән танышып була. Бүген конференциядән соң язучы-тикшеренүче Рафаэль Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" китабы тәкъдир ителәчәк. Иртәгә, 16 февральдә, Җәлил укулары Муса Җәлил музей-фатирында дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International