Ванкуверда Казан көне узды

2010 елның 14 феврале, якшәмбе
Ванкуверда "Русский дом"да федераль һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган матбугат конференциясе тәмамланды.

Искә төшереп үтәбез, Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатьтә Казан көне старт алды.

"ЯГТ"нең үз хәбәрчесе Динә Газалиева хәбәр иткәнчә, 2013 елгы Универсиада башкаласын тәкъдим итү уңышлы узган. Тамашачыларга Казанның Бөтендөнья студентлар җәйге уеннарын үткәрү хокукына ничек ия булу тарихын сөйләделәр. Татарстан башкаласындагы яңа спорт объектлары төшерелгән слайдлар, документаль фильм күрсәтелде, Казан Универсиадасы символы төшерелгән сувенирлар тәкъдим ителде.

Кунакларда татар халык көйләре һәм милли киемнәр кигән кызлар зур кызыксыну уятты. Алар Казаннан килгән кунаклар белән фотога төшәргә тырыштылар.

Аннары журналистларга кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге туды. Бу очрашу гадәти матбугат конференцияләреннән аерылып торды, ә күтәренке рухлы сөйләшү булды. Мисал өчен, алар Казан спортта ничек шундый уңышларга иреште, Татарстан яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ни дәрәҗәдә җәлеп итә алды, дип кызыксындылар. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев билгеләп үткәнчә, безнең республикада яшькә, дәрәҗәгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару модасына карамастан спорт белән шөгыльләнәләр. Шулай ук ул ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның автоузыш һәм хоккей белән мавыгуын мисал итеп китерде.

Журналистлар шунда ук хоккей темасына кагылышлы сораулар бирделәр. Алар Россия җыелма командасының капитаны, 2010 елга Олимпиада уеннары флагын күтәрүче, Казанның "Ак барс" командасы капитаны Алексей Морозовтан булачак боз ярышлары турында фикерен сорадылар. Морозов: "Без "Ак барс"тан, димәк без җиңәчәкбез", - дип җавап бирде.

Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк Россия спортының киләчәге турындагы сорауга җавап биргәндә, хәзер үк булачак җиңүләр өчен тырышырга кирәк һәм безнең илдә ябык шугалаклар аз дип зарланды. Бүгенге көндә Татарстан ясалма боз белән капланган ябык шугалаклар саны (30) буенча Россиядә лидер булып тора һәм аларның санын арттырырга кирәк. Якындагы елларда бөтен ил буенча 300 шугалак төзелергә тиеш, дип белдерде Владислав Третьяк. Ул мисал итеп Канаданы китерде, биредә аларның саны меңгә җитә.

Матбугат конференциясеннән соң Казанның "Ак барс" хоккейчылары Алексей Морозов һәм Данис Зарипов белән автограф-сессия булды.

Ә менә кичен "Русский дом"да журналистларны һәм кунакларны Казан көнендә көтәләр. Аларны татар ашлары, татлы ризыклары белән сыйларга һәм милли көйләргә биергә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International