Минтимер Шәймиев Арпад Генцны туган көне белән котлады

2010 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Венгриянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Венгрия Республикасының беренче Президенты Арпад Генцны туган көне белән котлады.

Телеграммада, аерым алганда, мондый юллар бар: “Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бетмәс–төкәнмәс энергия теләп калам”.

М.Шәймиев телеграммада хәбәр иткәнчә, 2010 елның мартында ул Татарстан Республикасы Президенты вазифасында үз эшчәнлеген төгәлли. “Республика җитәкчесе сыйфатында башкарган барлык эшләрем туган халкыма хезмәт итәргә омтылу, Татарстанның үсеше һәм чәчәк атуы өчен кулдан килгәнчә өлеш кертү белән бәйле”, – диелә телеграммада.

М.Шәймиев Арпад Генцның Татарстан Республикасына карата игътибарын, хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын һәм аңа әзер торуын зур рәхмәт хисләре белән билгеләп үтте. “Сез бүгенге көндә ышанычлы үсеш алган Татарстан–Венгрия мөнәсәбәтләренең башында тордыгыз, моның өчен мин Сезгә бик тә рәхмәтле. Безнең арадагы мөнәсәбәтләрне хөрмәт итәм һәм безнең очрашулардан алган җылы тәэсирләрне күңелдә саклаячакмын”, – дип ассызыклады ТР Президенты һәм Арпад Генцка, аның якыннарына бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International