Дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү мәсьәләсе гаять мөһим, дип саный М.Шәймиев

2010 елның 8 феврале, дүшәмбе

9 февраль көнне Уфада узган төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Россия Федерациясе субъектларында мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрде.

Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте әгъзалары, профиль министрлык һәм ведомство башлыклары, шулай ук төбәк җитәкчеләре катнашты.

Минтимер Шәймиев соңыннан журналистларга белдергәнчә, утырышта халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен заманча мәгълүмати технологияләрне куллану мәсьәләсе каралган. Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кешеләрнең теге яки бу документларны рәсмиләштерү өчен күпсанлы кабинетлар буйлап йөрүдән коткарып булачак. Өйдән чыкмыйча гына белешмә, документлар алырга, төрле хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.

Татарстан Президенты фикеренчә, электрон хезмәтләрне һәрьяклап кулланышка кертү өчен алар дәүләт тарафыннан Россиянең бөтен территориясендә җәелдерелергә тиеш. Россиянең унга якын төбәге (шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстан) төрле өлкәләрдә заманча мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертте инде. Татарстанда илдә беренчеләрдән булып Электрон Хөкүмәт булдырылды, ГЛОНАСС системасы кулланыла. Иң мөһиме, төбәкләрдә эшләнүче мәгълүмати системалар бердәм федераль стандартлар белән килештерелергә тиеш.
“РФ Хөкүмәте мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертүгә актив рәвештә алынды. Әлеге мәсьәлә буенча берничә утырыш узды инде. Бу – гаять мөһим тема һәм ул федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә дәүләт хакимияте органнарын бәяләүдә беренче чиратта торырга тиеш”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International