11 февраль көнне Чаллыда “КАМАЗ” автогигантында Россия Премьер-министры Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында дәүләт заказы линиясе буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла- каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ААҖен “КАМАЗ”ААҖ продукциясе белән тәэмин итү турындагы килешүләргә кул куелды. Автогигант ягыннан килешүләрне “КАМАЗ” ның генераль директоры Сергей Когогин имзалады.
Кул куелган килешүләрнең гомуми суммасы 10 млрд. сум тәшкил итә.
Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу “КАМАЗ”га гына түгел, ә “ВАЗ” һәм “ГАЗ”ны да кертеп, Россиянең барлык автосәнәгате тармагына зур ярдәм булачак. В.Путин Кама автогиганты турында сөйләгәндә, якын арада дәүләт “Ростехнологияләр” Дәүләт корпорациясе сыйфатында “КАМАЗ”да позицияләрен ныгытырга һәм акцияләр пакетын арттырырга мөмкин дип белдерде.
Россия Премьер-министры “КАМАЗ” финанс кризисы белән бәйле катлаулы вәзгыятьтән чыгып кына калмый, ә дөнья базарында да үз позицияләрен ныгытачак, дип белдерде.