Минтимер Шәймиев III дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде

2010 елның 6 феврале, шимбә
Минтимер Шәймиев “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры булды. Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Д.Медведев ассызыклап үткәнчә, “Татарстан бүгенге көндә илебезнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе”. “Сезнең монда өлешегез зур”, - диде дәүләт башлыгы, Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп. Медведев Татарстан Президентына “илебездә федераль мөнәсәбәтләрне үстерүгә өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде”. “Без алга таба да бергәләп эшләрбез дип өметләнәм, - диде дәүләт башлыгы. – Сез туплаган тәҗрибә илебез өчен дә, Татарстанны үстерү өчен дә файдаланылачак”. РФ Президенты Шәймиевне III дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куюы хакында хәбәр итте. Ул искәртеп узганча, Шәймиевнең I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены бар инде. “Боларны искә алып, бу орден да Сезнең хезмәтегезгә лаеклы бәя булачак”, - диде Медведев. Минтимер Шәймиев әлеге бүләк өчен Президентка рәхмәт белдерде. “Катлаулы совет чорын, үзгәрешләр дәверен үз башыннан кичергән кешеләр әлеге орденның тулы кавалерлары булырга тиеш. Бу Сезнең илебез һәм Татарстан алдында куйган хезмәтләрегезгә бик тә дөрес бәя”, - дип китерә дәүләт башлыгының сүзләрен ИТАР-ТАСС.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International