Т.Абдуллин: "Социаль ипотека программасында катнашканнарга 170 млн. сум акча кайтарылачак"

2010 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 февраленда кабул ителгән "Республиканың дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәләренә югарырак коэффициентлар урнаштыру һәм үзгәрешләр кертү турында"гы 53 нче күрсәтмәсе буенча, дәүләт ярдәме белән бирелә торган торак бүлмәләрнең гомуми мәйданы өчен, ул Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган нормативтан артканда, 2010 елның 1 июленнән башлап, элек биләгән торакның гомуми мәйданын исәпкә алмыйча гына түләтеләчәк. Ягъни аның бәясе социаль ипотека буенча бирү өчен расланган гомуми мәйданның 1 кв.метрына 1,5 коэффициент белән исәпләнә. Шул рәвешле, 2009 елның 15 мартыннан соң дәүләт ярдәмендә алынган тораклар буенча ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды нормативтан арткан бәяне социаль ипотекага кадәр биләгән торакның гомуми мәйданын исәпкә алмый гына 1,3 коэффициенты буенча янә исәпләп чыгарырга тиеш. Норматив исә 1 кешегә 33 кв.м, 2 кешегә 42 кв.м., 3 һәм аннан күбрәк кешесе булган гаиләгә җан башыннан 18 кв.м исәбеннән гамәлгә кертелгән иде.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды Попечительлек советы утырышы нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә министр Марат Хөснуллин шундый игълан ясады. Аның шәрехләвенчә, республика буенча ипотека программасында катнашканнарга, гомуми исәпләгәндә, 170 млн. сум акча кайтарыла дигән сүз бу. Журналистлар белән очрашуда катнашкан югарыда телгә алган фондның башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин исә, ул сумма, мөгаен, бүлеп таратылмас, ә 2009 елның 15 мартыннан соң алганнарның һәркайсына фатир өчен түләү счетына күчерелер, дөрес, кулларына тапшыру мөмкинлеге дә кала, дигән фикер әйтте.

Бүген шушы фондның Попечительлек советы тарафыннан Кремльдә уздырылган утырышында игълан ителгәнчә, фонд, 2010 елга төзелгән план буенча, 753 мең кв.м гомуми мәйданда торак, ягъни 11641 фатир төзергә тиеш, шул исәптән Казанда - 400,6 мең кв.м гомуми мәйданда 6253 фатир. Программа бюджеты быелга - 13,5 млрд. сум.

М.Хөснуллин сүзләренчә, халыктан алынган тәкъдимнәр һәм шикаятьләрне исәпкә алып, аларны кызыксындыру максатында, зуррак мәйданлы торак алырга теләгәннәргә иске фатирларын икенчел торак буларак тапшыру юлы белән түләү каралган. Биредә икенчел торак итеп тапшырыла торган фатирның 1 кв.метры социаль ипотека буенча сатыла торган торак бәясенең 97 проценты күләмендә исәпләү шарты белән югарырак коэффициент кулланмау мөмкинлеге каралган. Бу исә икенчел торак базарын җанландырырга этәргеч бирәчәк һәм социаль ипотека программасында катнашучыларның шактыена өстәмә акча чыгармый гына торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк, диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International